tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз авылында Милли Шураның Бюро утырышы узды
Йолдыз авылында Милли Шураның Бюро утырышы узды

Йолдыз авылында Милли Шураның Бюро утырышы узды

Бүген Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Бюро утырышы узды. Әлеге чара башка утырышлардан аерылып торды, чөнки биредә бюро әгъзаларыннан тыш Йолдыз авылы халкы кешеләре дә катнашты. Утырыш тулысы белән янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итү, аларның йортларың торгызуда туган мәсьәләләрен хәл итү өчен ярдәм кулын сузу максатыннан оештырылды.

“Әлеге янгын бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче булырга тиеш, бу берләшү авыл эчендә дә, авылдан читтә дә булырга тиеш. Май аенда узган Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Йолдыз авылы имамы Әхмәдулла хәзрәт Рәисебез Рөстәм Миңнеханов каршында бу афәт турында сөйләде. Шушы чыгыштан соң иң беренчеләрдән булып Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәм кулын сузып, янгында өен югалткан бер мөгаллимгә йорт төзеп бирәчәген белдерде. Әлеге матур гамәлне башка регионнарыбыздагы татарларыбыз да хуплап күтәреп алды”, – дип чыгыш ясады Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Бюро утырышында шулай ук Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Әширов, Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысов һ. б. чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*