tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Могҗиза” студиясе беренче тапкыр Чистайда гастрольдә булды
“Могҗиза” студиясе беренче тапкыр Чистайда гастрольдә булды

“Могҗиза” студиясе беренче тапкыр Чистайда гастрольдә булды

Инвалидлар декадасы алдыннан Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясе һәм “Во благо вместе” хәйрия фонды инициатив төркеме Чистайның “Юлдаш” интернатында чыгыш ясап кайтты.

Студия артистлары һәм аларның остазлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова, куратор Зөлфия Бәшәрова “Юлдаш” интернатында яшәүчеләрне студия эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аннары студия “Беренче театр” спектаклен күрсәтте, Муса Җәлил, Николай Соловьев шигырьләрен сөйләде, Салават Фәтхетдинов җырларын башкарды.

“Могҗиза” студиясе артистлары кичәне “Дуслык” җыры белән тәмамлады. Ә “Во благо вместе” хәйрия фонды инициатив төркеме Чистайның “Юлдаш” интернатында тәрбияләнүчеләргә тәм-томнар бүләк итте. Интернат директоры Елена Четырчинская “Могҗиза” студиясен иҗади сәфәргә килүләре өчен рәхмәт хаты тапшырды.

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оешты. Әлеге изге эш Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендә “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр.

“Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.

Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15 кә җитте.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*