tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия”нең яңа бинасында мәдрәсәнең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция узачак
“Мөхәммәдия”нең яңа бинасында мәдрәсәнең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция узачак

“Мөхәммәдия”нең яңа бинасында мәдрәсәнең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция узачак

Рабигыль ахыр аеның 1 нче көнендә (27 октябрь), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә барлыкка килүенә 140 еллыкка багышланган фәнни конференция узачак. Конференция мәдрәсәнең быел зур юбилей уңаеннан төзелгән яңа корпусында үтәчәк. Шунысы игътибарга лаек: мәйданнар җитешмәү сәбәпле, мәдрәсәдә моңарчы зур фәнни җыеннар уздырылганнары юк иде. Якынлашып килүче конференция – мәдрәсә тарихында беренче. Җыенда ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы кунаклары катнашачак. Алар “Мөхәммәдиянең” яңартылган матди-техник базасын үз күзләре белән күрә алачак.

Галимнәр, дин әһелләре, укытучылар һәм шәкертләр мәдрәсәгә Татарстанда һөнәри ислам мәгарифе проблемалары буенча фикер алышу өчен җыелачак. Алар республикада урта һәм югары һөнәри ислам мәгарифенең хәзерге торышы буенча фикер алышачак, “Мөхәммәдия” һәм башка мәдрәсәләр үсешендәге тарихи процессларны анализлый һәм бүгенге чынбарлыкка күчерә алачак. “Мөхәммәдия”, “Иж-Бубый” һәм “Хөсәения” мәдрәсәсе, Галимҗан хәзрәт Баруди, Вәлиулла хәзрәт Якупов – әлеге һәм башка темалар чыгыш ясаучыларның докладларына күтәреләчәк.

Массакүләм мәгълүмат чараларын “Мөхәммәдия”нең 140-еллыгы уңаеннан уздырылучы конференциядә катнашырга чакырабыз. Аккредитация 8917 864 64 80 телефоны буенча.

Конференция 2022 елның 27 октябрендә 14.00 сәгатьтә башлана. Адресы: Казан ш., Тукай ур, 34 й.

dumrt.ru

  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*