tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовия эшмәкәре Татарстан Президентын Аксюн авылының 350 еллыгына чакырды
Мордовия эшмәкәре Татарстан Президентын Аксюн авылының 350 еллыгына чакырды

Мордовия эшмәкәре Татарстан Президентын Аксюн авылының 350 еллыгына чакырды

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды. Чыгыш ясаучылар арасында Мордовия Республикасы “Руслан”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Рафыйк Фәтхуллов та бар иде. Ул катнашучы делегатларны һәм президиум әгъзаларын үзе алып барган эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды.

Рафыйк Фәтхуллов Мордовиянең Ләмбрә районы Аксюн авылыннан. Үз чыгышында ул хуҗалыкларында 2500 гектар җирләре булуын һәм әлеге җирләрдә авыл хуҗалыгы культурасы: бодай, арыш, арпа үстерүен билгеләп үтте. Шулай ук эшмәкәрнең 500 аты, 15 төрле колбаса әзерләүче хәләл ризык цехы да эшли, “Юлдаш” дигән кунакханә комплексы, хәләл кибете дә бар. “Бүгенге көндә Мордовиядә 750 мең кеше яши, шуларның 43 меңе татарлар. Республикабызда эре эшмәкәрләр арасында татар милләте вәкилләре дә күп” – дип чыгыш ясады Рафыйк Фәтхулов.  Әйтергә кирәк, 2017 елда Мордовиядә татар эшмәкәрләре клубы оешкан, бирегә 42 татар берләшеп эш итәләр. Эшмәкәрлек белән генә чикләнмичә биредә татар теле һәм ислам динен саклауга һәм үстерүгә дә зур өлеш кертелә. Әлеге эштә җирле мөфтиләр Зәки хәзрәт Айзатуллин һәм Иддус хәзрәт Исхаков белән бергәләп эшләүләрен дә искәртте чыгыш ясаучы. Шулай ук эшмәкәрләр клубының хәйрия фонды да оештырылган, алар Ватан сугышы ветераннарына,  Балалар йортына, көрәш, футбол, хоккей командаларына да  ярдәм итәләр.

Үзенең чыгышы ахырында Рафыйк Фәтхуллов быел җәй көнне туган авылының 350 еллыгы уңаеннан зур Сабантуйга әзерләнүен әйтте һәм  кунак итеп ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевны әлеге бәйрәмгә чакырып калды. Рөстәм Миңнеханов әлеге чакыруны игътибарсыз калдырмады. «Бу безне кунакка чакыра килмәсләр дип, ә килеп төшсәк нишләргә кирәк. Мин язып куйдым кунакка чакырды дип”  – әйтте Татарстан Президенты.

 

 

Один комментарий

  1. Ирек Биккинин

    Ну нинди 350 ел Аксюнга булсын? Аксюн 1615 елның писцовая книгасында күрсәтелгән. Һәм күп җирләре күрсәтелгән.
    Димәк, Аксюн авылы кимендә 404 ел быел. Һәм Аксюн авылы бу 1615 елга кадәр күпме булган, улсы билгесез.
    2018 елның языннан бирле ничәмә-ничә публикация чыгардым бу темага – кем дә моны Рафик-байга җиткезми…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*