tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим районында “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышының икенче көне узды
Мөслим районында  “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышының икенче көне узды

Мөслим районында “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышының икенче көне узды

Бүген, 13 июль, Мөслим муниципаль районында “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышының икенче көне узды.

Утырыш “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” исеме астында оештырылган иде. Чарада “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова катнашты.

Чит төбәкләр – Австралия, Үзбәкстан,Казахстан, Кытай илләреннән, Россиянең 10 төбәгеннән һәм Татарстанның 29 районыннан һәм шәһәрләреннән килгән вәкилләр күчмә утырыш кысаларында Мөслим районы авыллары, халкыбыз гореф-гадәтләре белән танышты.

Бүгенге сәфәрне катнашучылар Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Тукай скверы белән танышудан башлап җибәрделәр. Шуннан соң “Батырлар йорты” музеенда булдылар. Биредә хәрби экспонатлар, чынбарлыкка якын сугышчан экспозицияләр урын алган. Шулай ук “Ак калфак” лылар “Миляшкәй” һәм “Кояшкай” балалар бакчасына, “Хезмәткә дан” скверына, “Туган якны өйрәнү” музеена бардылар.

Алга таба Мөслим гимназиясендә “Хатын-кыз җир йөзендә яшәүче матурлык алиһәсе” исеме астында түгәрәк өстәл узды. Биредә Роза Низамованың кул эшләреннән торган шәхси күргәзмә белән дә таныштылар.

Ә инде күчмә утырышның пленар өлеше З.Басыйрова исмендәге район мәдәният йортында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*