tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» чарасы узды
«Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» чарасы узды

«Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» чарасы узды

Кичә Кол Гали һәйкәле каршында «Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» перформанслар циклының чираттагы чарасы узды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге шигырь уку чарасы “Идел” журналы һәм Татар китабы йорты тарафыннан оештырыла. Беренчесе Һади Такташ һәйкәле каршында уздырылса, кичә иҗатчылар Казанның Меңьеллык паркында урнашкан Кол Гали һәйкәле каршында кабат очрашты. Чарада Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары да катнашты. Театрның яшь сәләтле артистлары – Булат Гатауллин белән Эльдар Гатауллин чараны Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәреннән өзек укып башлап җибәрде. Аларның чыгышын яшь музыкант Ильяс Фәрхуллин курай моңнары белән бизәде.

Сүз уңаеннан, чараның төп үзенчәлеге – һәр шагыйрь үзенең шигырен рупор тотып укый – һәм ул бөтенләй башка яңгыраш ала. Кол Гали һәйкәле каршында чыгыш ясаучылардан Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Дания Нәгыйм, Ләйлә Фаяз, Алинә Хәбибуллина, Луиза Янсуарны күрергә мөмкин иде. Беренче бүлектән соң, “Ачык микрофон” игълан ителде һәм килгән тамашачылар арасыннан Рузалия Шакирова үзе иҗат иткән шигырен яңгыратты. Хәер, Рузалия гади тамашачы гына түгел, “Яңа исем” иҗат лабораториясе катнашучысы да. Аның иҗаты белән “Идел”нең июль санында якыннан танышырга мөмкин.

Кич яңгырлы һәм салкын булуга карамастан, шигырь тыңларга килгән тамашачыны яшьләрнең “кояшлы” иҗаты җылытты. Иң кызыгы – “киләсе очрашуларга кадәр!” дип саубуллашканда, болытлар арасыннан Казанның Меңьеллык паркын яктыртып кояш чыкты. Һәм ул “Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?” дигән сорауга матур җавап булып тоелды:

– Шигырь һәр кешегә кирәк.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*