Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле җиңү яулады
“Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле җиңү яулады

“Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле җиңү яулады

Татарстанның Мөслим муниципаль районы мәдәният йортының «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле 2021 елда үзешчән иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында җиңүче булды.

2021 елда грантлар алу өчен Россия Федерациясенең 84 төбәгеннән 263 коллектив гариза биргән. Фестиваль лауреатлары «Мәдәният» милли проекты нигезендә үз эшчәнлеген үстерүгә 2 млн. сум күләмендә грант алачаклар һәм 2021 елның декабрендә Мәскәүдә узачак йомгаклау гала-концертта катнашачаклар.

Фестиваль-конкурсны Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, В.Д. Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йорты оештыра.

Фания Лотфуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*