tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хозур” нәшрияты китапларның электрон форматын сата башлады
“Хозур” нәшрияты китапларның электрон форматын сата башлады

“Хозур” нәшрияты китапларның электрон форматын сата башлады

“Хозур” нәшрият йортының рәсми интернет-кибетендә яңалык: хәзер китапларны электрон форматта да сатып алырга мөмкин. Шул рәвешле, басма китапларга заказ бирүдән тыш, аларның электрон нөсхәсен компьютерга яисә телефонга йөкләп алу мөмкинлеге дә тудырылды. Иң беренчеләрдән булып, pdf форматында сайтка урнаштырылган китаплар арасында нәзарәтнең “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасы да бар. Исемлек киләчәктә тагын да киңәйтеләчәк. PDF-басма сатып алучының электрон почтасына акча түләнүгә үк җибәреләчәк. Электрон форматтагы китапларны табуы бик җиңел: моның өчен  huzurshop.ru кибете сайтына керергә һәм төп биттә “Электрон китаплар” баннерына басарга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 8 ел эшләү дәверендә “Хозур” нәшрияты йорты тарафыннан гарәп, татар, рус һәм иске татар телләрендә 700 мең данәдән артык дини, тарихи, фәнни әдәбият дөнья күрде. Һәрбер басма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Экспертлар советының тикшерүен уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*