tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале дәвам итә
Мөслимдә Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале дәвам итә

Мөслимдә Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале дәвам итә

24-25 ноябрьдә Мөслим районында III Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале үтә. Чара милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерүне, бәйрәмнәрне халкыбызга кайтаруны, шәхси хуҗалыкларда кош-корт асрауны арттыруны күздә тота.

Бүген фестиваль катнашучылары “Агролидер” кооперативының каз сую һәм эшкәртү цехы белән таныштылар. Шулай ук каз продукциясе ярминкәсе дә уза.

Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең Мөслим районы җирлегендә узуы табигый, чөнки кош-корт, ил күләмендә, республикабызда дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары Мөслим ягының бренды булып тора.

“АгроЛидер” кооперативы каз җитештерү белән тулы цикл форматында шөгыльләнә (ата-аналар көтүе, үз инкубация йомыркасы, үз эшкәртү цехы һәм сәүдә итү). Каз бәбкәсе чыгарунын уртача еллык саны 120 мең баш тәшкил итә. Кооперативта сугым цехы һәм каз итеннән әзер продукция җитештерү цехы бар. “АгроЛидер” җитештергән “Какланган каз” – республика бренды. Ул “Россия тәме” конкурсы лауреаты булды.

“Каз өмәсе” ярминкәсендә халкыбыз моңнары яңгырап тора, теләгән һәркем уеннарда  һәм мастер-класслар катнаша ала.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*