tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чит балалар булмый, алар барысы да безнеке!
Чит балалар булмый, алар барысы да безнеке!

Чит балалар булмый, алар барысы да безнеке!

Югра җирлегендә, Ханты-Мансийск шәһәрендә яшәүче Эльза ханым Галеева әни булуның бөтен катлаулы вакытларын җиңәргә өйрәнгән һәм балаларының һәркайсына мәхәббәтен бирергә, һәрберсенә игътибарлы булырга тырышып яши.
Бүгенге героебыз Омск өлкәсе, Тевриз районы, Туйчы авылында туган, бала чагы, яшьлек еллары шунда үткән.

Эльза Фатих кызы күп балалы гаиләдә төпчек бала була, әти – әнисе колхозда эшли, шуңа күрә ул абыйлары һәм апалары карамагында була. Авылда бик күп эш булуга карамастан, кечкенәдән үк курчаклар ярата.

– Әни булу теләге балачакта ук барлыкка килде. Минем уенчыкларым күп иде. Көн саен мин аларны киендердем, чәчләрен тарадым, матур тасмалар белән чәчләрен үрә идем. Балачактан ук матур гаилә кору турында хыялландым – дип Эльза ханым елмаеп куйды.

М.Горький исемендәге Омск Педагогия университетын тәмамлап, укытучы һөнәрен үзләштереп, кулга диплом алып, яшь белгеч булып авылга эшкә кайта. Биология фәнен укыта, музыка дәресләрен бирә һәм балаларны хезмәт дәресләрендә кул эшләрен, ашарга пешерү осталыкларына өйрәтә.
Шул елларда булачак тормыш иптәшен Рәмилне очрата, өйләнешеп гаилә коралар.

Бүгенге көндә Эльза ханым ире Рәмил белән 14 бала тәрбиялиләр. Үзләренең ике уллары туа, бер ир баланы уллыкка һәм 11баланы тәрбиягә алалар. Күп балалы ата-аналар булырга алдан уйламаганнар, барысы да үзеннән-үзе килеп чыккан. Эльза ханым һәрвакыт кыз бала турында хыялланган. 2009 елда тату гаилә тәрбиягә үз әнисе баш тарткан кызны алырга карар кыла. Бу карар аларның тормышында борылыш була. – Без кызыбызга документлар рәсмиләштерергә килгәч, хастаханәдә әти-әнисез калган тагын ике бала булганлыгы ачыкланды һәм ул балаларны да без үзебезгә алып кайттык – дип Эльза ханым хәтер яңартты. Өч көн эчендә гаиләгә дүрт малай һәм озак көткән кыз бала килә. Әкияттәге шикелле! – Бер елдан соң бездә Наташа барлыкка килде, аның артыннан Полина. 2012 елда безгә бала табу йортыннан әни баш тарткан малайны алырга тәкъдим иттеләр. Без аны да шатланып үз гаиләбезгә алдык. Алты ел элек тагын биш баланы кабул итеп гаиләгә алып кайттык. Соңгы кызыбызны гаиләгә дүрт ел элек алдык, – дип күп балалы әни үзенең шатлыгы белән бүлеште.

Баштагы елларда берничә бәләкәй баланы карау авыр булган. Һәрбер балага игътибар кирәк, төрле сорауларны хәл итәргә, мәктәпкә яки балалар бакчасына урнаштырырга, аларны укырга илтеп, дәресләр беткәч каршы алырга кирәк була. Еллар үткән саен балалар үсә һәм йорт эшләрендә булыша башлыйлар. Күп балалы гаиләдә күңелсезләнеп утырып булмый. Гаиләдә барсы өчендә эш бүленеп бирелгән. Үзара бәйләнеш, аңлау һәм хөрмәт – аларның зур гаиләсендә сакланган төп принципларның берсе.

– Күпбалалы әни көчле ихтиярлы, барысын да күрә һәм аңлый торган булырга тиеш. Балалар өчен сабыр булырга һәм иң мөһиме балаларны яратырга кирәк. Әгәр ата-аналар бу сыйфатларга ия булмаса, алар яхшы әти һәм әни була алмаячак, – ди Эльза ханым.

Эльза белән Рәмил өчен һәр бала – үзенчәлекле, сәләтле. Балалар күп нәрсә белән мавыгалар: музыка, рәсем сәнгате, спорт төрләре, язучылык. Әти – әни һәрбер юнәлешне дә хупларга тырыша, иҗади үсеш өчен уңай шартлар тудыра.
Балалар төрле характерлы булуга карамастан тату яшиләр. Өлкәннәр кечкенәләрне карарга ярдәм итә – өй эшләрен бергәләп башкаралар, аларны мәктәпкә җыялар, төшке аш әзерләгәндә ярдәм итәләр. Еш кына бөтен гаилә зур өстәл янына җыела һәм уңышлары белән уртаклаша.

– Безнең яраткан вакытыбыз – гаилә бәйрәмнәре, кемнеңдер туган көне, кемнеңдер Юбилее җиткән. Мондый көннәрдә без үзебезнең бөтен осталыгыбызны һәм фантазиябезне күрсәтә алабыз. Һәркем эш белән мәшгуль: кемдер өстәлгә куярга ризыкларга меню төзи, кемдер сценарий яза, уеннарны искә төшерә, кечкенәләр сюрприз булыр дип киемнәрне киеп карыйлар, яңа прическалар уйлап таба, – дип Эльза ханым серләре белән уртаклашты.

Хәзерге көндә бу тату гаилә карамагында 8 дән 17 яшькә кадәрге тугыз бала тора. Өлкән уллары өйләнеп үз гаиләсен корган. Хәзер инде ул үзе әти. Кызларының да күптән түгел 20 яшен – Юбилеен үткәрделәр.

“Ныклы гаилә – ил терәге”- дип ата-бабаларыбыз белеп әйткән,
без ирем белән балаларны да менә шушы сүзләрне искә төшереп тәрбияләргә тырышабыз Киләчәктә балаларыбыз безнең белән аралашуны дәвам итәрләр һәм үзләренең абыйлары һәм сеңелләре белән элемтәләрен югалтмаслар дип өметләнәбез, – дип Эльза ханым сүзен дәвам итте.

Әңгәмә вакытында үзегез өчен вакытыгыз каламы дип сорадым. Эльза ханым сәхнә кешесе булып чыкты. Ул күптәнге татар халык һәм хәзерге җырларны да җырлауын әйтте. Концертлар, конкурслар үткәрергә дә сәләте бар икән. Тегүче һөнәрен дә үзләштергән. Балалар өчен дә, үзе өчен дә милли киемнәрне, калфакларны үзе тегә.
Ханты-Мансий төбәгендә генә түгел, Россия буенча үткән конкурсларда да призлы урыннар яулап бик күп дипломнарга, Рәхмәт хатларына ия булганнар.
Тиздән әниләр бәйрәме җитә. Шушы бәйрәм алдыннан күпбалалы әнине-Эльза ханымны чын күңелдән котлап иң изге теләкләрне язасы килә. Бәхетле булыгыз, балаларыгыздан гел яхшы хәбәрләр килеп, Сезне куандырып торсыннар. Уңышлар Сезгә!

Раушания Исхакова
Ханты-Мансийск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*