tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыевның Әниләр көне уңаеннан котлавы
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе  В.Г.Шәйхразыевның Әниләр көне уңаеннан котлавы

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыевның Әниләр көне уңаеннан котлавы

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне бәйрәм ителә. Әни сүзе дөньядагы иң кадерле сүз дисәк, һич тә ялгыш булмас, чөнки әни – безне үз карынында саклап йөртеп, якты дөньяга аваз салган көннән башлап кайгыртучы, олы тормышка аяк баскач, үзенең киңәшләрен бирүче, безнең өчен һәрвакыт догада булучы иң якын һәм изге кеше.

Без нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсәк тә, нинди генә җиңүләргә ирешсәк тә, әниләребезгә рәхмәтле булырга тиешбез. Тормышның вакытлыча авырлыкларына бирешмичә, сөекле әнкәйләргә карата, әни исемен горур йөртүче хатын-кызларга карата хөрмәт һәм мәрхәмәт күрсәтик. Олы бүләкләребезне, җылы сүзләребезне кызганмыйк.

Татар халкында “Өйнең яме әни белән” дигән бик матур бер мәкаль бар. Өйләребез һәрвакыт әнкәйләребезнең якты елмаюлары белән ямьләнеп торсын. Дөньядагы барлык әниләргә дә сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер телим. Балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, муллыкта яшәгез. Бәйрәм белән сезне!

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*