tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Муса Җәлил – бөек шагыйрь» дигән чара үткәрелде
«Муса Җәлил – бөек шагыйрь» дигән чара үткәрелде

«Муса Җәлил – бөек шагыйрь» дигән чара үткәрелде

Күптән түгел Төмән районының Явызбы балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә карата «Муса Җәлил – бөек шагыйрь» дигән чара үткәрелде.

Без балалар белән шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштык. Мусаның кечкенәдән белем алуга, бөтен яктан тырыш булуына, матур шигырьләр язуына балалар бик гаҗәпләнделәр.

Безгә кунакка чакырылган Хәмдия һәм Гомәр Кызылбаевлар кичәне тагын да эчтәлекле һәм кызыклырак иттеләр. Шыкча авылы музеена нигез салучы Хәмдия апа нәни дусларга үзенең кечкенәдән исендә калган Муса Җәлилнең шигыренә язылган «Әтәч» җырын тәкъдим итте. «Бу җырны безгә Нурия апа Рамазанова – беренче укытучыбыз өйрәтте», – дип горурлык белән билгеләп куйды тыңлаучыларга кунак апа. Бу балаларга бик ошады, алар җырны бергә кушылып башкардылар. Шулай ук бөек шагыйрьнең «Кызыма» дигән бишек җыры ишеттерелде. Авторның кызы Чулпанга багышланган җырны балалар кызыксынып тыңладылар.

Бакчада тәрбияләнүчеләр кунакларга үз чыгышларын тырышып әзерләгәннәр. Есения Абдрәхипова, Сафинә Миргалиева, Давид Сафиуллин, Сафия Хәмитова, Йосыф Баязитов яттан шигырьләр сөйләделәр. Татар телендә әни турында җырлап, борынгы халык уеннарын уйнап вакытның узып китүе сизелмичә калды. Советлар Союзы Герое, бөек шагыйрь Муса Җәлил турындагы очрашу безнең балалар өчен кызыклы булды һәм озакка истә калыр.

Кунакларыбызга рәхмәтләребезне белдереп, Хәмдия апаны туган көне белән тәбрикләдек.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*