tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил һәм аның хәрби иптәшләренең батырлыгына багышланган китапны кызына тапшырдылар
Муса Җәлил һәм аның хәрби иптәшләренең батырлыгына багышланган китапны кызына тапшырдылар

Муса Җәлил һәм аның хәрби иптәшләренең батырлыгына багышланган китапны кызына тапшырдылар

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлиловага «Ушедшие в бессмертие» дигән китапны тапшырдылар. Китап танылган татар язучысы хезмәт иткән 2нче Удар Армия батырлыкларына багышланган.

Китапта 1942 елның 26 июнендә Мясная бор авылында булган фаҗигале вакыйгалар да тасвирлана. Анда шагыйрь җитди яраланган һәм әсирлеккә алынган була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Моннан тыш, анда бик күп совет һәм немец документы, карта, схема, сугышчыларның хәтирәләре, шулай ук Җәлил белән фронтта шәхсән аралашкан шаһитларның истәлекләре кергән.

«Ушедшие в бессмертие» китабы «Таволга» фонды һәм «Автодор» компаниясе тарафыннан бастырылган. 2020 елда компания 2нче Удар Армия командирлары һәм сугышчылары батырлыгына багышланган мемориал урнаштырды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*