tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар көрәше буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ачык турнир узды
Татар көрәше буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ачык турнир узды

Татар көрәше буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ачык турнир узды

Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясендә татар көрәше буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ачык турнир узды. Турнирда Казан шәһәренең 1-11 сыйныфта укучы ир малайлар һәм егетләр көч сынашты.

Чарада катнашучыларны, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе  Васил Шәйхразыев исеменнән, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Төркемнәрдә җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләгәч «Абсолют батыр» өчен көрәш уздырылды. Батыр исеменә Ислам Шәйдуллин лаек булды. Аңа Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләге тапшырылды.

Әлеге бәйге гимназия директоры Кәмария Хәмидуллина һәм көрәш буенча тренер Николай Крылов тарафыннан 16 ел рәттән оештырылып килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*