tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Бәләбәй бүлекчәсе 5 еллык юбилей кичәсен билгеләп үтте
Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Бәләбәй бүлекчәсе 5 еллык юбилей кичәсен билгеләп үтте

Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Бәләбәй бүлекчәсе 5 еллык юбилей кичәсен билгеләп үтте

2021 нче елның 18 нче декабрендә Бәләбәй шәһәренең “Урал-батыр” милли –мәдәният үзәгендә Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Бәләбәй бүлекчәсе (җитәкчесе Әхмәтшина Г.К.) үзенең 5 еллык юбилей кичәсен билгеләп үтте.

Бәйрәмчә бизәлгән залда кичә “Ак калфак”лыларның күркәм чыгышы белән башланып китте. Бәйрәм шәһәрнең 24 нче санлы “Каенкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, татар гимназиясе укучыларының, “Балкыш” төркеменең, килгән кунакларның матур чыгышлары, котлаулары белән үрелеп барды.

Кичә барышында “Ак калфак” төркеме тамашачы алдында 5 ел буена башкарган эшләрен презентацияләде, уңышлары һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты.
“Ак калфак” төркеменең милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләрен югары бәяләп, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф.Шакиров исеменнән Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиевның Рәхмәт хатын “Урал-батыр” милли-мәдәни үзәге директоры урынбасары Разетдинов Илдус Фәрит улы укып ишеттерде.

Бөтендөнья татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе рәисе Рәсүл Гәрәев Корбан улы бу эшчәнлектә актив катнашучыларга бүлекчә исеменнән шулай ук Рәхмәт Хатлары тапшырды.

Ә инде Ярмәкәйдән килгән “Ак калфак” төркеменең баянчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Ханнанов белән бергәлектәге чыгышы, ихлас котлаулары ямь өстенә ямь өстәде, аларның дәртле җырлары тамашачыларның күңеленә бик тә хуш килде, кичәгә тагын да зуррак мәртәбә өстәде.
Бәйрәмне нәфис сүз остасы, оешма җитәкчесе Галия Канзәфәр кызы үзе алып барды.
Кичә ахырында беркем дә таралырга ашыкмады, сәхнәгә менеп, бергәләшеп фотога төштеләр, кемдер килгән кунаклар белән аралашты, кемдер киләчәккә планнар корды.
Кичә тамашачылар күңелендә якты истәлекләр калдырыр дип ышанасы килә.

“Ак калфак” төркеме әгъзасы
Фәттахова Люзия Назир кызы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*