tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Намуслы, тырыш хезмәте өчен
Намуслы, тырыш хезмәте өчен

Намуслы, тырыш хезмәте өчен

Губернатор Алексей Русских мәдәният хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында берничә милләттәшебез дә бар.

Иске Кулаткы районы Яңа Яндука авылының мәдәният йорты директоры Гүзәл Мөнир кызы Алиева өлкә Губернаторының Рәхмәт хатына лаек булды. Тынгысыз йөрәкле мәдәният хезмәткәренең фидакарь һәм тырыш хезмәте өлкә җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде. Гүзәл Мөнир кызы татар халкының милли мәдәниятен һәм сәнгатен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертә. Бу максатта ул клубта йола бәйрәмнәре, төрле очрашулар оештыра.

Милли-мәдәни чараларга халкыбыз язмышына битараф булмаган өлкәннәрне, яшьләрне һәм балаларны җәлеп итә. Күркәм гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз рухи мирас буларак буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, ди ул.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*