tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Наҗытамак авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме шаулап-гөрләп үтте
Наҗытамак авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме шаулап-гөрләп үтте

Наҗытамак авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме шаулап-гөрләп үтте

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы Наҗытамак авылында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтов Әхкәметдин Зиннәт улының тууына 100 тулуга багышланган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме шаулап-гөрләп үтте.

Авыл халкы илнең төрле төбәкләрендә хезмәт салган якташлары, мактаулы авылдашлары белән очрашты, кунаклар кабул итте. Кичәне Әхкәметдин Зиннәт улының оныклары – Казанда яшәп иҗат итүче, эстрада артисты һәм композитор, күп тапкырлар “Болгар премиясе”, “Яңа татар җыры”, Ваһапов фестивале лауреаты – Мурат Гайсин, Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы Гөлшат Гайсина, Наҗытамак авылы кызы – шагыйрә Габидуллина Фәния Рәвил кызы, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Радик Динәхмәтов, Дүртөйле районы һәвәскәрләре чыгышлары бизәде.

Наҗытамаклыларны бәйрәм белән котларга Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Йосыпов Риф Сәгъдәтулла улы, Россия Федерациясе Үзәк банкының Урал баш идарәсе начальнигы Марданов Рөстәм Хәбиб улы да килгәннәр иде. Бәйрәмгә җыелучылар, урамнарны тутырып, авылны буйладылар. Наҗытамаклылар кунакларны ихата-йорт алларында табын корып каршылады. Изге теләкләр теләп, җырлар бүләк иттеләр. Бик матур итеп төзекләндерелегән кое суыннан чәй белән сыйладылар. Аннары, бергәләшеп һәр авылның изге урыны – зиратка үтеп, әрвахлар рухына дога кылдылар. Бу көнне авылда гармун моңы, күңелле җырлар тынып тормады. “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Дүртөйле бүлекчәсе һәм “Әллүки” халык фольклор ансамбле чыгышын тамашачы җылы кабул итте. Чара туган төбәккә кайту, аның үткәнен искә төшерү, киләчәге хакында уйлану, туганнар, дуслар белән күрешү өчен менә дигән бер сәбәп булды. Авылдашларның бу шатлыгын уртаклашкан һәркемгә зур рәхмәт!

Светлана Васикова шагыйрә,

Башкортстан Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*