tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда «Кара пулат» операсын open-air күрсәтүләре узды
Болгарда «Кара пулат» операсын open-air күрсәтүләре узды

Болгарда «Кара пулат» операсын open-air күрсәтүләре узды

2022 елның 12-13 августында Болгар музей-тыюлыгы территориясендә ачык һавада «Кара пулат» («Черная палата») операсы күрсәтүләре узды.

Күрсәтүләр Кара палата – XIV гасыр Алтын Урда сәнгатенең уникаль ядкәре фонында узды.

Беренче премьера күрсәтүендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Сәламләү сүзендә ул халыкка мөрәҗәгать итеп, бу җирдә Татарстан халкының нинди нәтиҗәләргә ирешүен искәртте.

«Миңа калса, без үзебез дә бу еллар эчендә монда ни эшләгәнебезне аңлап бетермибез. Кыска вакыт эчендә без Болгарны мәңгеләштердек. Быел да ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәбез – эпохаль вакыйга. Тыныч, бернинди каршылыкларсыз. Республика чын күңелдән эшләп менә нәрсәгә ирешә», – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Опера Ильяс Камал җитәкчелегендә Тинчурин театры оркестры озатуында тәкъдим ителде.

Кара палата бинасында заманча ут визуализация эффекты, 3D-mapping кулланылды.

«Җанланып киткән» анимация ярдәмендә, спектакльнең төп геройлары актерлар гына түгел, ә Кара пулат үзе дә булды. Аның стеналарында көрәш сәхнәләре, спектакльнең төп геройларының күңел һәм эмоциональ халәте чагылдырылды.

Операда төп рольләрне Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина һәм Артур Исламов, яшь башкаручылар Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкарды. Спектакльдә шулай ук Динә Венедиктова, Элина Сафина, Диана Мөхетдинова, Эльвира Калислямова, Әнисә Вәлиева, Полина Зиннәтова, Олжас Меирманов, Динар Шәрәфетдинов, Дмитрий Дорофеев, Леонид Тимашев, Айдар Мөхәмәтдинов, Динар Хәйбуллин, Руслан Хәбибуллин һәм башкалар катнашты. Операда Тинчурин исемендәге театрны Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, Илнур Байназаров һәм Зөлфәт Закиров күрсәттеләр.

«Кара пулат» операсының премьера куелышын куючы режиссер – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун булды. Операның open-air версиясы режиссеры – Илгиз Зәйниев.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов хәбәр иткәнчә, проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Яңарыш» фонды ярдәме белән булдырылган. «Проект бик катлаулы. Операны саф һавада һәм тарихи шартларга якын булган шартларда, шулай ук театрлар һәм концерт заллары өчен традицион булмаган шартларда кую җиңел түгел», — дип билгеләп үтте Хәкимҗанов.

Болгардагы чаралар Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» республика фондының финанс ярдәме белән узды. Чараны «Сетевая компания» ААҖ, Спас муниципаль районы администрациясе, Болгар музей-тыюлыгы, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, Болгар ислам академиясе һәм «Татмедиа» АҖ катнашында, ТР Мәдәният министрлыгы оештырды.

 

Белешмә өчен

Композитор Эльмира Низамованың Ренат Харис либреттосына «Кара пулат» операсының премьерасы 2015 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә узды. Опера «Яңарыш» Республика фонды инициативасы һәм ярдәме белән куелды. Җиде еллык паузадан соң, быел май аенда, К.Тинчурин театры тарафыннан спектакльне яңадан күрсәтү башланды һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*