tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәфисә Сафина -иң яхшы шәфкать туташы
Нәфисә Сафина -иң яхшы шәфкать туташы

Нәфисә Сафина -иң яхшы шәфкать туташы

Улҗяновск өлкәсе Вешкайма район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Нәфисә Сафина өлкә конкурсының “Урта һөнәри медицина белемле иң яхшы белгеч” дип исемләнгән номинациясендә лауреат итеп танылды. Озак еллар сәламәтлек саклау тармагында эшләүче Нәфисә Хәбир кызына төбәк медицина палатасының премиясен тапшырдылар.

Нәфисә Сафина сәламәтлек саклау системасында менә инде 16 ел эшли. Югары квалификацияле белгеч, талантлы һәм тәҗрибәле җитәкче, оста оештыручы булуы өчен аны хастаханә коллективында хөрмәт итәләр. Ул үзенең хезмәт юлын гади шәфкать туташы буларак башлап җибәрә һәм тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында кыска гына вакыт эчендә учреждениенең баш шәфкать туташы дәрәҗәсенә күтәрелә. Нәфисә Хәбир кызы үзенең һөнәри осталыгын күтәрү өстендә даими рәвештә эшли һәм хастаханәдә остазлык хәрәкәтен җәелдерүгә зур өлеш кертә.

“Нәкъ менә медицина хезмәткәре һөнәрен сайлавым белән бәхетлемен. Авыруларга ярдәм итә алуымнан канәгатьлек хисе кичерәм”,- ди Нәфисә Сафина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*