tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең «Зәкят» фонды 120 мохтаҗга азык-төлек җыелмалары туплап җибәрде
Нәзарәтнең «Зәкят» фонды 120 мохтаҗга азык-төлек җыелмалары туплап җибәрде

Нәзарәтнең «Зәкят» фонды 120 мохтаҗга азык-төлек җыелмалары туплап җибәрде

ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды халыкка азык-төлек ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 23 ноябрьдә Арча, Апас, Алексеевск, Әлмәт, Актаныш һәм Әлки районнарында яшәүче 65 яшьтән өлкән мохтаҗ һәм күпбалалы гаиләләргә — барлыгы 120 мохтаҗга азык-төлек җыелмалары туплап җибәрелде.

Ризык пакетлары оннан, ярмадан, көнбагыш маеннан, консервадан, тәм-томнан, шикәр комыннан, токмачтан һәм чәйдән тора. Аларны урыннарда мохтаҗларга имам-мөхтәсибләр илтеп бирәчәк.Мохтаҗ гаиләләр өчен азык-төлек җыелмаларын тарату “Татарстан Республикасында социаль ярдәм үзәге” проекты кысаларында атна саен дәвам итә. Әлеге проект Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект пандемия нәтиҗәләрен бетерү максатыннан, Татарстан Республикасы буенча мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Башлангыч Нәзарәтнең 48 мөхтәсибәтен колачлар, дип планлаштырыла, ягъни республиканың төрле почмакларында яшәүче мохтаҗлар 1000 нән артык азык-төлек җыелмасы белән тәэмин ителәчәк.

Мохтаҗларга бу рәвештә ярдәм итү “Зәкят” хәйрия фондында республикада коронавирус пандемиясе аркасында үз-үзеңне читләштерү режимы кертелгәч башланган иде. Ярдәм күрсәтү хәзер дә дәвам итә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*