tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Акыл фабрикасы” төп игътибарны туган телгә юнәлтте
“Акыл фабрикасы” төп игътибарны туган телгә юнәлтте

“Акыл фабрикасы” төп игътибарны туган телгә юнәлтте

Татар мәгарифе темасына багышланган “Акыл фабрикасы”нда төп игътибар татар теле дәресен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсенә юнәлдерелгән иде.

Казандагы 2 номерлы лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рашат Якупов татар теле дәресендә нәрсәләр кирәк дигән сорауга җавап бирде. Иң беренче чиратта, укучыларны  яраттыра белү кирәк: үзеңне, дәресне, телне. Шулай ук укытучы балаларга кызык булган  темаларны тәкъдим итәргә тиеш. Ә дәрестә биргән материалның нәтиҗәсе булсын өчен,  укучыларга алар теләп эшләячәк өй эше сайларга кирәк.

Рашат Якупов — замана таләпләренә туры килгән, төсле, матур, җиңел эчтәлекле “Сәлам” дәреслегенең авторы. 1нче сыйныфлар өчен дәреслекләр гамәлдә икән инде. Бу махсус рустелле балалар өчен эшләнелгән.

Иннополис мәктәбендә 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альберт Сәмигуллин исә татар телендә язылган текстлар белән эшләүнең үз ысулларын тәкъдим итте. Аның методлары белән эшләгәндә, һәр укучы да дәрестә катнаша, текст эчтәлеген бөтен кеше аңлый, төркемдә эшләү күнекмәләрен арттыра. Альберт дәресләрдә укытып кына калмый, ә махсус программа ярдәмендә яздырып, укучыларга рэп та тыңлата. Бу дәрес, әлбәттә, бала хәтерендә истә калачак.+

Мэтью Эшто — «Бала-сити» мәктәбендә халыкара программаның җитәкчесе — үзен галим дә, академик та булмавын һәм бары тик телне өйрәтүдәге тәҗрибәсе белән уртаклашасы килүен белдерде. Телне өйрәткәндә, аерым бер кыенлыклар, каршылыклар туарга мөмкин. Шуңа күрә мәгълүматны бала җиңелрәккабул итсен өчен, уңайлы юлларны эзләргә кирәк.

Казандагы 4 гимназия-интернатның татар теле укытучысы Эльза Нәбиуллина татар теле дәреслекләрен укыту өчен бер дә отышлы дип санамый. Шуңа күрә ул башка ысуллар эзли. Мәсәлән, “Гыйлем”, “Әлбәттә”, “Җиһан” һәм башка шундый интернет чыганаклардан файдаланып, укучыларга дәрес материалын тәкъдим итә. Чөнки төп максат — телгә, матур сөйләмгә өйрәтү. “Хәзерге көндә минем эш программасы бар дип карап утырасы түгел, ә аудиторияне җәлеп итү юнәлешендә эшләргә кирәк”,- дип, үз фикерен белдерә Эльза.+

Балалар бакчасының татар төркемендә тәрбияче булып эшләүче Регина Миңнуллина “Акыл фабрикасы”на икенче тапкыр килә. Аның максаты — кешеләр белән аралашу, башкалар фикерен тыңлау һәм, үзенекен булдырып, эшендә куллану. “Узган очрашуда сөйләгәннәрнең тәҗрибәсен миңа бик булышты. Бүген дә яңалыклар ишетермен дип өметләнәм. Хәзерге көндә татар теле өчен көрәш — безнең төп максат», — ди ул.

Укытучыларның хыялы — яңа дәреслекләр төзү, чөнки 5-6 сәгатькә нигезләнгән дәреслекләр үз эчтәлеген инде югалткан. Алар шулай ук үзләренең хокукларын яклаучы кеше эзлиләр. Укытучыларны әле һаман “ни өчен министрлык арты белән борылды, һәм ни өчен татар теле укытучылары үзләре генә калды?”, — дигән сорау борчый.+

 

Ләйлә ИСЛАМОВА
Идел

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*