tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар яшьләре очрашты
Нижгар яшьләре очрашты

Нижгар яшьләре очрашты

Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе каршында оешкан һәм уңышлы эшләп килгән яшьләр юнәлеше елдан-ел киңрәк колач җәя, ә иң мөһиме һәм куандырганы – аның составы яңа активистлар белән тулыландырыла.

Бергәләшеп без, Нижгар татар яшьләре, төрле дәрәҗәдә узган шәһәр, өлкә, хәтта регионара чараларда актив катнашабыз, үзебез дә төрле кичәләр оештырып, аларда яшьтәш татар егет-кызларын катнашырга  җәлеп итәргә тырышабыз.

Мәсәлән, күптән түгел өлкә татар автономиясенең яшь активистлары Түбән Новгород шәһәр администрациясе хезмәткәрләре, Иҗтимагый палатасы әгъзалары, милли-мәдәни берләшмәләр активистлары белән берлектә өмәдә катнашып, Каширин йорты һәм А.М.Горький исемендәге дәүләт музее территорияләрен кардан һәм чүп-чардан чистартуда өлешен кертте.

Март аенда Тимерюлчылар мәдәният сараенда танылган татар артистлары Ришат Төхвәтуллин  белән Фирдүс Тямаев биргән зур концертларда да безнең яшь активистлар оештыру эшчәнлегендә ярдәм итте.

Бигрәк тә яшүсмерләр төркемен билгеләп үтәсе килә. Лиана Абдуллина, Эльвира Сәлимҗанова, Аиша Гузаирова, Мансур Таһиров, Кәрим Хәлилов, Айдар Абдрафиков, Надия Сатдарова, Әлфия Кабаева, Алина Илькаева, Камилә Хәйретдинова – менә алар, оешмабызның киләчәге. Югарыда билгеләп үтелгән егетләр һәм кызлар даими рәвештә барлык чараларда катнашалар һәм шәхси вакытлары белән санашмыйча, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр. Үзара да тиз уртак тел таптылар, еш очрашалар, аралашалар, бер-берсенең шөгыльләре белән кызыксыналар, иҗади идеяләре белән уртаклашалар.

Әйтергә кирәк, автономиянең офисында ай саен Татар яшьләре очрашулары уза. Аларның чираттагысы 24 мартта изге Рамазан ае башлануга багышлап оештырылды һәм анда 15тән артык кеше катнашты. Кичә бик җылы һәм дустанә атмосферада узды. Яшьләр бер-бересен күрергә бик шат иде, кичә буе җылы аралашты, милли өстәл уеннары уйнады, киләчәк Татар мәдәни үзәге турында фикер алышты. Ә кайбер катнашучылар үзләре төрле чаралар оештырырга теләк белдерде. Мәсәлән, Тимур Абызов һәм Руслан Әхмәров, үз чыгышларында, Нижгар яшьләре очрашуларын тагын да кызыклырак һәм файдалырак үткәрү фикерләрен тәкъдим итте, яшьләрдә иҗтимагый тормышка кызыксыну уяту идеяләре белән чыкты.

Димәк, татар автономиясе яшьләр юнәлешенең планнары күп һәм зурдан. Мәсәлән, татар ашлары әзерләү, фотога төшерү буенча мастер-класслар, «Квиз» интеллектуаль-күңел ачу уены һәм башкалар – болар барысы да якын арада тормышка ашырылыр, Аллаһы боерса.

Иң мөһиме – шәһәрдә яшәсәләр дә, Нижгар яшьләре үз тарихы, гореф-гадәтләре, теле, мәдәнияте белән кызыксына.

Ә автономия офисында оештырылган Татар яшьләре очрашуларының төп максаты – Түбән Новгород, Дзержинск һәм башка шәһәрләрдә яшәүче татар яшьләре өчен үзара аралашу мөмкинлеге тудыру, шул рәвешле телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, аны үзебездән соң килгән буыннарга тапшыру, татар яшьләрендә милли горурлык хисе уяту.

Безнең очрашуларга студентлар да, мәктәптә өлкән класста белем алучылар да, спорт өлкәсендә югары үрләр яулаган осталар да, төрле дәрәҗәле урыннарда хезмәт итүче яшьләр дә килә. Һәм, әйтергә кирәк, аларның һәркайсы үзара аралашу өчен уртак тел һәм тема таба.

Билгеле, кеше нинди генә үрләргә ирешсә дә, үзенең нәсел тамырларын онытмаска, ана телендә аралашырга тиеш. Шуңа да милләтебезне милләт итеп саклап калу өчен бүген җиң сызганып эшләргә кирәк, ә автономия уздырган татар чараларында катнашу моңа бер дигән мөмкинлек бирә.

Кадерле дуслар!  Автономия уздырган чараларга, татар концерларына, милли фестиваль-бәйгеләргә йөрик, ешрак очрашыйк, бергәләшеп татар телендә сөйләшик, аралашып яшик.

Камилә АБРАГИМОВА,

автономиянең яшьләр юнәлеше лидеры.

Түбән Новгород.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*