tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгарлылар Дөнья кубогы ияләре булды
Нижгарлылар Дөнья кубогы ияләре булды

Нижгарлылар Дөнья кубогы ияләре булды

23-24 декабрь көннәрендә Башкортостан башкаласы Уфада ир-атлар белән хатын-кызлар арасында үткән билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы ярышларында 14 илдән килгән 300гә якын спортчы белән бер сафта чыгыш ясаган танылган тәҗрибәле көрәшчеләребез Марат Усманов (Сафаҗай), Эмиль Низаметдинов (Кече Рбишча) һәм Дамир Йосыпов (Ишавыл) Россия җыелма командасы составында Дөнья кубогы ияләре булдылар (фотода тренерлары Сергей Штырков, Абдулбәр Ниазбаев һәм билбаулар белән көрәш буенча Бөтенроссия федерациясе президенты Рушан Рамазанов белән).

Нижгар төбәген дөньякүләм дәрәҗәдә лаеклы күрсәткәннәре өчен газета укучыларыбыз исеменнән көрәшчеләребезгә рәхмәт белдерәбез һәм ихластан зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.

Кызганыч, 26 яшьлек талантлы көрәшчебез Эмиль шул халыкара ярышларда җиңү яулаганнан соң, зур спорттан, ягъни билбаулы көрәштән китүе турында үзенең социаль челтәрендә белдерде, үземне тулысынча гаиләгә багышларга булдым, ди.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*