tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск өлкәсе җитәкчелеге җирле татарларга ярдәм итәргә әзер – Шәйхразиев
Новосибирск өлкәсе җитәкчелеге җирле татарларга ярдәм итәргә әзер – Шәйхразиев

Новосибирск өлкәсе җитәкчелеге җирле татарларга ярдәм итәргә әзер – Шәйхразиев

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка Новосибирск өлкәсенә эшлекле сәфәре барышында Новосибирск өлкәсенең татар автономиясе вәкилләренең гозерләрен тыңлап, аларны өлкә җитәкчелегенә җиткергән. “Җитәкчеләр татарларны борчыган мәсьәләләрне аңлады, ярдәм итәргә әзер”, – диде “Татар-информ”га Шәйхразиев.

Милли Шура рәисенең эшлекле сәфәре ике өлештән торды – башта ул җирле татар автономиясе вәкилләре белән очрашып, аларның гозерләрен тыңлады һәм проблемаларын барлады, соңыннан өлкә җитәкчелеге һәм Новосибирск шәһәре мэры урынбасары белән очрашып, татарларның мәнфәгатьләрен яклау хакында сөйләште.

“Автономия вәкилләре белән очрашу сәгать ярым барды, очрашуга килгән активистлар арасында өч фәннәр докторы, ике фәннәр кандидаты, журналистлар, имам-хатыйблар бар иде, алар белән мәсьәләләрне уртага салып сөйләштек, оешма эшчәнлеге белән таныштык”, – диде Шәйхразиев. Новосибирск татарларының Милли Шура рәисенә өч төп гозерләрен җиткергәннәр.

Беренчесе – яңа офис булдыру. “Хәзерге офислары 15 ел элек алынган, ул биш катлы йортның подвалында урнашкан. Йортта даими аварияләр булып тора, шуңа подвалга пычрак су ага. Мондый шартларда ныклап эшләп булмый. Өлкә һәм шәһәр җитәкчелегенә бу мәсьәләне кузгаттык”, – диде Васил Шәйхразиев.

Икенче мәсьәлә – Новосибирск шәһәренең нигезе булган Чад татарлары шәһәрчеген торгызу, шуңа бәйле рәвештә Чад татарларының музеен булдыру, Чад татарларының Йорт-Ора авылын торгызу. “Бүгенге көндә Россия күләмендә парклар, скверлар ясала, тарихи урыннар торгызыла, шул уңайдан Чад биләмәләрен торгызу да мөмкин булыр иде, дип саный татарлар”, – диде татарлар лидеры.

Өченче тәкъдим – Новосибирск өлкәсендәге татар авылларын этнотуризм үзәкләре итү.

Бу гозерләр Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников һәм Новосибирск шәһәре мэрының беренче урынбасары Геннадий Захаровка әйтелде. Өлкә җитәкчелеге, министрлар ягыннан, губернатор урынбасарлары ягыннан да татарларның мәнфәгатьләрен аңлау бар, биредә татарларга мөлаем караш, ярдәм итү бар. Элек тә аңлашып эшләгәннәр, алга таба да бер-берсен аңлап эшләячәкләренә ышандырдылар, диде Васил Шәйхразиев.

Белешмә: Бүгенге көндә Себер федераль округында барлыгы 204 321 татар яши. Шуларның 24 158е Новосибирск өлкәсендә.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*