tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Стратегияне төзү өчен бернинди акча да бүлеп бирелмәде
Васил Шәйхразиев: Стратегияне төзү өчен бернинди акча да бүлеп бирелмәде

Васил Шәйхразиев: Стратегияне төзү өчен бернинди акча да бүлеп бирелмәде

Стратегияне төзү эшендә татар язмышына битараф булмаган һәркем катнашырга тиеш. Нурлат районында узучы очрашуны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев шундый сүзләр белән башлап җибәрде. Бүген документның эскизын республиканың Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Чистай районнарыннан җыелган халыкка тәкъдим итәләр.

– Без һәрвакыт үзебезнең милләтебез хакында кайгырттык. Ләкин хәзерге глобальләштерү заманында халкыбызны саклап калу проблемасы көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Шуңа күрә безнең алда зур бурыч тора- без үз милләтебезне югалудан саклап кала торган, алга таба үсеш юлларын күрсәтүче документ әзерләргә тиеш, дип ассызыклый Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе белдергәнчә, стратегия буенча эш инде бара, эскизы әзерләнде. Аның белән һәркем Бөтендөнья татар конгрессының сайтында таныша ала. Хәзер исә, республика районнарында фикер алышулар оештырыла. Беренче зональ утырыш Арчада узды. Бүген ул-Нурлатта, иртәгә -Бөгелмәдә. Җомга көнне фикер алышулар Чаллыда үтәчәк. Республикада стратегия буенча очрашуларга нокта Буа районында куела. Шуннан соң, эш Россия төбәкләрендә башланачак. Ә төп нәтиҗә Казанда ясалырга тиеш. Бары тик шуннан соң гына, стратегиянең проекты барлыкка киләчәк. Хәзергә бу-эскиз. Һәм аңа һәркем үз тәкъдимен кертә ала, дип белдерде залда утыручыларга Васил Шәйхразиев.

Стратегияне эшләү өчен хөкүмәттән бер тиен дә акча бүлеп бирелмәде. Аның буенча шөгыльләнүчеләр үз хезмәт хакына һәм йөрәге кушканга эшли, ди Милли Шура рәисе.

-Арчада узган очрашудан соң, бу документны төзү өчен күпме финанслар бүленгән икән, дип борчылучылар булды. “Миңа акчасын бирсәләр, мин дә эшләгән булыр идем, “-диючеләр дә бар. Стратегияне төзү өчен бер тиен дә акча бүленмәде. Бу – Президентның үз юлламасында безнең алда куйган бурычы. Һәм стратегияне эшләгәндә без бары тик “Мин”, яисә “Без” дип кенә әйтергә тиеш. Аны булдыруда барыбыз да катнашсак иде. Сездән тәкъдимнәр һәм шулай ук тәнкыйть сүзләрен дә көтәбез. Иң мөһиме – битараф булмагыз, диде Васил Шәйхразиев.