tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Октябрьский шәһәрендә I Исмәгыйл Сәлимшин укулары узды
Октябрьский шәһәрендә I Исмәгыйл Сәлимшин укулары узды

Октябрьский шәһәрендә I Исмәгыйл Сәлимшин укулары узды

29 апрельдә Башкортстанның Октябрьский шәһәре Нарыш бистәсе мәчетендә “Башкортстан Республикасы авыл җирлегендә мөселман мәхәлләсе үсеше: тарихы, гореф-гадәтләре һәм киләчәге” темасына I төбәкара Исмәгыйл хәзрәт Сәлимшин (1893-1975) укулары оештырылды. Җыен  1950-1970 елларда Нарыш бистәсендә имамлык иткән Исмәгыйл хәзрәт Сәлимшиннең  тууына 130 ел тулуга багышланды.

Исмәгыйл хәзрәт Сәлимшин укуларын Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Русия Федерациясенең мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, БР Октябрьский шәһәре, Миякә, Бишбүләк һәм Ярмәкәй районнары мөхтәсибәте, БР Октябрьский шәһәре «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсе, Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Нарыш бистәсе мәчете үткәрә.

Укуларда татар авылының йөзен, гаилә гореф-гадәтләрен саклау, нәсел шәҗәрәсен төзү һәм авылда мөселман мәхәлләсен үстерү, хәйриячелек эшчәнлеген җәелдерү мәсьәләләре күтәреләчәк. Укуларга Татарстаннан гына түгел, Самара өлкәсеннән дә кунаклар килде. Җыенда күренекле дин әһелләре, галимнәр, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре Мәүлемҗан хәзрат Сибгатуллин, Нияз хәзрат Сабиров, Рамил-Габдулла хәзрәт Кәримов, Айдар Шаһимәрданов, Фәйзелхак Ислаев, Ләлә Мортазина, Резедә Сафиуллина-Ибраһимова, Ленар Гобәйдуллин, Фәнир Галимов, Александр Далматов, Вәсилә Рәхимова һәм башкалар чыгыш ясады.

Чарага махсус чыгарылган «Исмәгыйл Сәлимшин кулъязмалары – мирас китабы»ның презентациясе дә оештырылды. Китапка Исмәгыйл Сәлимшиннең вәгазьләре, нәсыйхәтләре, шигырьләре тупланган.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән кунакларны дини оешмалар белән эшләү буенча баш референт Зәйдуллин Баязит Ркаил улы сәламләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*