tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олы хөрмәткә лаек укытучы
Олы хөрмәткә лаек укытучы

Олы хөрмәткә лаек укытучы

Тубыл районының Лаемтамак урта гомуми белем бирү мәктәбендә 37 ел хезмәт итүче Роза Әмир кызы Ишкулова Россия мәгариф министрлыгының “Мәгарифәттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, Губернатроның Рәхмәт хатына да лаек булган ветеран укытучы.

Эшенә тугры булган югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Ишкулова хезмәт юлын башлангыч сыйныф укытучысы булып башлый. Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтының филология факультетының рус-татар бүлеген тәмамлап мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Лаемтамак мәктәбе укучылары өлкә күләмендә узган олимпиадаларда, Тубыл шәһәрендә узган төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар.

“Укытучы һәм остаз” елына багышланган быелгы уку елында “Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” методик тема буенча эшләгән Роза Ишкулова: “Татар теле һәм әдәбият укытучысы булганга күрә бу тема миңа якын. Быел мин 9, 11 сыйныфларда класс җитәкчесе дә. Авыл мәктәпләрендә соңгы елларны укучылар саны кимеде. 9нчы сыйныфта җиде укучы, 11 нче сыйныфта өч укучы укый. Укучылар теләп шигърият бәйгеләрендә катнашалар, җиңү дипломнарын, призлы урыннар алучылар бар. Ел саен нәфис сүз осталары бәйгеләрдә, олимпиадаларда үзләрен сынап карыйлар. Класстан тыш чараларда күренекле шагыйрьләребезнең иҗаты белән бер рәттә җирле авторларның әсәрләре белән дә укучыларыбызны таныштырабыз, очрашулар оештырабыз. Безнең мәктәптә сәләтле балалар укыйлар. Үзем технология дәресләрен дә алып барам. Мәктәп укучылары арасында кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Балалар эшләгән милли темаларга паннолары белән күргәзмәләрдә катнаштык,”-дип сөйләде.

Укытучы мөгаллим элек-электән олы хөрмәткә лаек. Лаемтамакта гомер кичергән, күп еллар мәктәптә эшләгән Роза Әмир кызы укыткан укучыларының уңышларына сөенеп, алар белән горурланып, укытучы эшен яратып башкара.

Аның укучылары Тубыл шәһәрендә узган балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган һәр бәйгедә ел саен катнашалар. Укучылары да укытучы апалары сыман зирәк һәм тырышлар. Быел өлкә күләмендә узган “Таң йолдызы” иҗат бәйгесендә Роза Ишкулованың укучысы Разил Мәмәтгалиев призлы урын алды. Себер татар мәдәният үзәгендә узган иҗади бәйгеләрдә Лаемтамак мәктәбе укучыларның сәнгатьле Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен сөйләүләре сокландыргыч күренеш. Укучыларындагы сәләтне күреп, аны иҗади яктан үстерергә тырышып эшләгән укытучының хезмәтен коллегалары, ата-аналар да күрә һәм аны хөрмәт итәләр.

Үсеп килүче яшь буынга тәрбия һәм белем бирү эшенә зур өлеш керткән, күп еллар мәктәптә намуслы хезмәт иткән Роза Ишкуловага алда да аңа яңа уңышлар, хыялларыгызның тормышка ашуын телик.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фотода 11 сыйныф укучысы Алсу Фазылова укытучысы Роза Ишкулова.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*