tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров «Тантана» премиясен тапшырды
Данис Шакиров «Тантана» премиясен тапшырды

Данис Шакиров «Тантана» премиясен тапшырды

«Тантана» театр премиясе белән «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина бүләкләнде.

«Тантана» премиясе актрисага Камал театрында куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклендә Зөһрә әби роле өчен тапшырылды.

Алсу Гайнуллинага лауреат дипломын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров тапшырды.

«Театр ул милләтнең көзгесе. Театр халык белән янәшә яши, бигрәк тә милли театр», – диде Данис Шакиров.

«Артист өчен иң зур бүләк – ул роль. Ə ролеңнең бәяләнүе бик күңелле», – диде Алсу Гайнуллина сәхнәгә чыгып.
Ул кыскача гына «Тантана» премиясенең барлыкка килү тарихын искә төшерде. Зал Алсу Гайнуллинаны басып алкышлады

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*