tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәкара «Аулак өй – көрәш» проектының җиңүчеләре билгеле
Төбәкара «Аулак өй – көрәш» проектының җиңүчеләре билгеле

Төбәкара «Аулак өй – көрәш» проектының җиңүчеләре билгеле

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында төбәкара «Аулак өй – көрәш» проектының студентлар өчен зона ярышларында Филология һәм мәдәниятара элемтә институты «Әллүки» иҗат берләшмәсе җиңде.

Берләшмәнең оештыручысы, Филология һәм мәдәниятара элемтә институты студенты Алинә Хәбибуллина үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

«Безгә бу бәйге турында якынча бер атна элек әйттеләр. Ишетү белән, әзерлек эшләрен башладык дию дөрес булмас. Чөнки, яшьләргә хас булганча, без көне килеп җиткәч кенә эшкә тотындык. Кыска вакыт аралыгында барысын да ерып чыгарга туры килде. Бәйгедә мәктәптә дә, институтта да укыган әсәрләр бар иде. Безнең җиңүебез сөенечле булды. Шул ук вакытта зур җаваплылык та өстәлде, чөнки киләчәктә башка командалар белән дә ярышасы булачак», – дип сөйләде ул.

Жюри әгъзасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина яшьләрнең татар телендә чиста сөйләшүләренә шат булуын әйтте. «Бер акцентсыз, шундый чиста татар телендә сөйләшүегез мине бик тә сокландырды. Төрле җырларны да беләсез. «Әллүки» командасы оештырган йола минем өчен яңалык кебек булды. Рәхмәт сезгә! Киләчәктә сезнең арада шагыйрьләр, көчле журналистлар туар, дип өметләнеп калабыз», – диде ул.

Жюри әгъзасы, Актаныш районы китапханәчесе Гөлшат Аюпова яшьләргә язучыларның әсәрләрен ныграк игътибар белән укырга киңәш итте. «Шундый кызу ярыш булды. Яшьләрнең классик әдәбиятны яхшы белүе бик ошады. Сез мине сокландырдыгыз, конкурсларда, йолаларда да сез тырыштыгыз. Милли киемнәрегез дә бик матур! Бу конкурс аркылы сез үзегезнең кимчелекле якларыгызны да күргәнсездер. Язучыларның әсәрләрен тагын да ныграк игътибар белән укырга кирәклеген аңлагансыздыр. Сезне шулай тәрбияләгән остазларга да зур рәхмәт әйтәсем килә. Миңа сезнең белән аралашуы бик ошады», – дип сөйләде ул.

Жюри әгъзасы, Апас районы мәктәп директоры Ранис Әхмәтшин әлеге проектның әһәмиятен билгеләп үтте. «Үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен әлеге проект иң кулайларның берсе, дип саныйм. Яшьләрнең һәрберсенең үз фикере бар. Алар төрле хәлләрдән чыга белә. Татар әдәбияты классик әсәрләрен дә яттан беләләр. Әлеге бәйге яшьләрдә үзаңны үстерә, эстетик сәләтләрен баета. Киләчәктә алар үзләрен күрсәтә алырлык шәхесләр булачак, дип уйлыйм», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*