tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә татарлар Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” әсәре буенча спектакль тәкъдим итте

Омск шәһәрендә татарлар Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” әсәре буенча спектакль тәкъдим итте

11март көнне Омск шәһәренең Дуслык Сараенда халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара уздырылды. Бу чара Омск өлкә “Иртеш” татар милли-мәдәни үзәге җитәкчелегендә, башкарма директоры Наил Мәчрүр улы Марятов, татар-башкорт халык ансамбле “Умырзая” һәм үзешчән “Тамаша” театры артистлары тарафыннан хәзерләнде.

Үзешчән театр буларак, “Тамаша” 2020нче елның декабрь аенда оешты, ә 22нче декабрьдә Галиәскәр Камалның “Беренче театр” пьессасы сәхнәләштерелде. Аңа хәтле “Аулак өй”, “Җыен бәйрәме”, “Авыл туе”, “Каз өмәсе” һәм башка күренешләр сәхнәләштереп торылды, хәтта 2020нче елда Крым Республикасы тарафыннан уздырылган “Туй хороводы” дип исемләнгән туй йолаларының төбәк фестивальендә катнашып, Дипломга да лаек булды. Ә бу юлы тамашачыларга Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” әсәре белән концерт программасы тәгьдим ителде.
Тамашачылар спектакльне бик җылы каршыладылар, һәм чыннан да шәһәребездә татар театрның кирәклеген дәлилләделәр.

Рольләрне башкардылар:
Рәхматулла Хөрмәтулович-Илшат Шихов,
Гөлчирә-Фәния Назырова,
Фаягөль-Гөлнара Макаревич,
Хәдичә-Гөлфия Шәйхетдинова,
Нина Васильевна-Даһия Әминова,
Рузалия-Зифа Курмушова.
Нурзидә Мөбәрәковна ролен башкаручы һәм пьессаны хәзерләп, сәхнәләштерүче – Зөлфия Әхмәдиева.

Чараның икенче өлешендә “Умырзая” ансамбле тамашачыларга дәртле җырлар һәм бию бүләк итте. Концерт программасын ансамбль җитәкчесе Гөлфия Шәйхетдинова хәзерләде, программага яңадан-яңа җырлар кертелгән. Эдуард Наурузов чыгышы дебют булды, аның моңлы тавышы тамашачылар күңеленә үтеп керерлек булып тоелды, һәр башкарган җыры тынгысыз алкышларга күмелде. Иң яшь җырчыларның: Зифа Курмушова белән Җенис Баяндинның чыгышларын да көчле алкышлар белән озаттылар. Ә Фәния Назырова, Сәүчия Емельяненко дуэтының мавыктыргыч вокалы, Гөлфия Шәйхетдинова белән Гөлнара Макаревичның сөйкемле һәм көчле тавышлары тамашачыларның озак вакыт исләрендә калачак.
Тамашачыларның күңелләрен күтәреп, дәртләндереп, уңай эмоцияләр калдырып, тулы залдагы концерт бер сулышта узды.

Зөлфия Әхмәдиева

Омск.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*