tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски шәһәре “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы музыкаль кичә оештырды
Омски шәһәре “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы музыкаль кичә оештырды

Омски шәһәре “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы музыкаль кичә оештырды

Омски шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте “ИБИР” каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы бүген Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, музыкаль кичә оештырдылар. Кичәгә килүче кунаклар төрле яшьтә булуга карамастан (иң олы кунагыбызга 86 яшь булып, иң яшенә 8 яшь иде), кичә бик кызу барды, һәрбер килгән хатын-кыз бүләксез калмады. Бүләккә дип аккалфаклылар үз куллары белән теккән-чиккән әйберләрне бүләк иттеләр, шулай ук чәй өстәленә татар милли ашларны да алар әзерләделәр.

Олы яшьтәге апа-абыйларыбыз да, яшь буын егет-кызларыбыз да, әле сәхнәдә беренче адымнарын ясаган сабыйларыбыз да чыгышларын яратып, җиренә житкереп башкардылар. Кечкенә Элина олуг шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” көен скрипкада уйнап ишеттерде, Карина исемле кызыбыз М. Җәлилнең “Яшь ана” шигырен яттан сөйләде. Калганнар да халкыбыз яраткан җырларны башкардылар, әниләргә багышланган шигырьләр дә күпләп укылды.

Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән “Солдат альбомы” бәйгесендә катнашкан Зифа Латыповага мохтарият исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук, мохтарият рәисе урынбасары М. Катыров Ак калфак оешмасының иң актив катнашып килгән ханымнарына Котлау хатларын тапшырды, китапханә хезмәткәре Ольга Борисовна Аликинага да рәхмәт хаты тапшырылды.

“Хатын-кызны яулык бизи” дигән бәйге дә оештырылды, бәйге җиңүчесе дә бүләксез калмады. Ак калфак ханымнары үзләренең күргәзмә почмагын дә, яулык почмагын дә әзерләгән иделәр.

Бу бәйрәмебез барлык хатын-кызларыбызны котлау булып ирешсен иде!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*