tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида азанны иң оста әйтүче яшьләрне бүләкләделәр
Омскида азанны иң оста әйтүче яшьләрне бүләкләделәр

Омскида азанны иң оста әйтүче яшьләрне бүләкләделәр

Омск шәһәренең Беренче Җәмигь мәчетендә яшьләр арасында азанны иң матур әйтү буенча бәйгегә нәтиҗә ясадылар.

Омск өлкәсе һәм шәһәрендә яшәүче мөселман яшьләре өчен әлеге бәйге беренче тапкыр үткәрелгән. Катнашучылар өч яшь категориясендә көч сынашкан.

Омск шәһәренең Җәмигь мәчете Инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителүенчә, 6-10 яшьтәгеләр арасында беренче урынны Дияр Иманкулов, 11-14 яшь категориясендә — Диас Ильясов, 15-18 яшьтәге катнашучылар арасында Илдар Хәйдаркин алган.

«Азан әйтүнең сыйфатын компетентлы жюри бәяләде. Аның составына шәһәрнең Беренче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт, шулай ук чакырылган кунак Ильяс Хәмзин һәм башкалар керде», — диелгән хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*