tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сара Садыйкованың тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте
Сара Садыйкованың тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

Сара Садыйкованың тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

«Бала-сити» мәктәбендә татар композиторы Сара Садыйкованың тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Композиторның 96 яшьлек кызы Әлфия Айдарская әнисе турында хатирәләрен сөйләде.

«Миңа тормыш биргәне өчен рәхмәтлемен. Үзеннән соң аның матур җырлары калды, мин аларны яратып тыңлыйм. Әни кешеләрне яратты, аралашучан иде. Хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Ипиенең соңгы телеме белән бүлешә иде. Шулкадәр кешелекле булды. Бөек Ватан сугыш вакытында мин Ленинградта интернатта үстем. Шунда тәмле ризыклар пешерергә өйрәтте. Әни төшкә бик сирәк керә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлфия ханым әйтүенчә, Сара Садыйкованың юбилее уңаеннан Мәскәү, Санкт-Петербург, Чаллы шәһәрләрендә булып кайтканнар. «Балалар өчен бу кичә кирәкле, киләчәк буын әнинең җырларын тыңлап, белеп үсәргә тиеш. Әнинең мирасын яшь буынга калдырасым килә», — диде ул.

Сара Садыйкованың балаларга багышланган 198 җыры бар. Гомумән алганда, 550дән артык җыры бар. «Ишетелмәгән, җырланмаган җырлары күп. Күптән түгел архивларда әнинең Хәсән Туфан шигыренә багышлап язылган бер җырын таптык. Тырышсаң — теләгәнеңә ирешәсең. Теләк кенә кирәк», — диде Әлфия Айдарская.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Сара Садыйкованың иҗаты татар мәдәниятендә мәңге сүнмәс йолдыз кебек дип саный. Ул күренекле шәхесләрнең иҗатын яшь буынга җиткерергә, исемен мәңгеләштерергә кирәклеген әйтте.

Кичәдә Сара Садыйкованың «Бибисара моңнары» дигән китабы да тәкъдим ителде. Ул Татарстан китап нәшриятында чыккан. «Алсу Җәббарова иганәчелек ярдәмен күрсәтте. Китаплар әлегә йөз данә белән нәшер ителде. Без аны ТРның Милли китапханәсе, яшь артистларга бүләк итәчәкбез. Китапка меңләгән җыр кертелде. Киләчәктә китапның тиражы арттырылыр», — диде «Бала-сити» мәктәбе директоры Альбина Насыйрова.

Әлфия Айдарская җыентыкта беркайчан да дөнья күрмәгән җырларның барлыгын әйтте. «60лап җыр урын алды. Популяр җырларны барыбыз да белә. Яшьләр әнинең танылмаган җырларын да башкарсын иде», — дигән теләген җиткерде ул.

Кичә барышында артистлардан Айгөл Хәйри, Салават Табаев, Айгөл Зәйнуллина, Алинә — Азат Кәримовлар һәм балалар коллективы Сара Садыйкованың җырларын, әсәрләрен башкарды.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*