tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида “Себер сүзе” китабы презентациясе узды
Омскида “Себер сүзе” китабы презентациясе узды

Омскида “Себер сүзе” китабы презентациясе узды

18нче декабрь көнне, Омскида Фагыйлә Чумарованың татар телендә басылып чыккан “СЕБЕР СҮЗЕ” дип аталган китабының презентациясе булып үтте. Презентация кичәсе “ИБИР” татар милли-мәдәни мохтарияте оештыруында, шәһәрнең Бульвар Победы урамындагы Үзәк Китапханәсендә узды.

Котлау сүзе белән мохтарият рәисе урынбасары М.С. Катыров чыгыш ясады, мохтарият рәисе Т.А. Алимбаев исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләр дә тапшырды. Кичәне инде танылып өлгергән шагыйрә Рәкыя Гомәр кызы Якубова алып барды. Инде укучылар арасында таралып өлгергәнлектән, күпләр китапның эчтәлеге белән таныш иделәр, шунлыктан кичә бик кызу барды, бик күпләрнең әйтер сүзе, үз фикере туып өлгергән иде, уй-фикерләре белән бүлешеп чыгыш ясарга теләүчеләр, иншаллаһ, күп булды. Чакырылган кунаклар арасында “ТАТАР ДӨНЬЯСЫ” гәзите редколлегиясе, “УМЫРЗАЯ” ансамбле һәвәскәрләре дә бар иде, шул сәбәпле кичә җырлар белән, матур татар көйләре белән үрелеп барды.

Омски өлкәсе татарлары арасында бик популяр булып танылып өлгергән блогер Камил Сайфуллинның булуы да кичәгә аерым бер төс бирде. Шулай ук кул остасы Алсу Мөбәрәкова булуы да шатландырды. Аеруча зур рәхмәтләребезне Большеречьедан килгән кунакларыбызга әйтәсебез килә. Автор үзе китапның язылышы, бастыруга килгәндә нинди кыенлыкларга юлыгуы һәм китапның ничек дөньяга килүе турында тәфсилләп сөйләде… Татар язучысы Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова тарафыннан язылган кереш сүзеннән өземтәләр дә укылды. Язучыга һәм шулай ук китапны бастыруны үз өстенә алган нәшәриятчы Фәния ханым Хуҗәхмәткә үзенең чиксез рәхмәтле булуы турында әйтеп узды.

Сөйләшү вакытында нилектән Омски татарлары татар теленнән читләшә барулары, ни сәбәпле алар өчен рус теле беренче урынга чыгуы турында да борчылып сөйләделәр. Исәпләп кителгән бу кыенлыклардан соң татар телендә язарга тырышкан, татар телен алга сөргән Фагыйлә ханымның тагын да татар телендә китап бастырып чыгарырга теләге калдымы икән дигән сорауга да тукталдылар хәтта! Әлбәттә, бу кичәдә Фагыйлә ханымның тиңдәшсез дуслары, “АК КАЛФАК” оешмасы ханымнары һәрвакыттагыча, аның янында булдылар, куанычын уртаклаштылар. Фәния ханым Карабаева аңа үзе пешереп алып килгән чәк-чәк бүләк итте. Кичә бергәләп чәй эчү белән дәвам итте. Һәрбер килгән кунакларыбызга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, киләчәктә дә татар җәмәгатьчелеге үз эшен дәвам итәр дигән өметтә калабыз.

Омски шәһәренең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе
Фагыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*