tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида татар халкының милли ризыкларын пешерү буенча мастер-класс үткәрелде
Омскида татар халкының милли ризыкларын пешерү буенча мастер-класс үткәрелде

Омскида татар халкының милли ризыкларын пешерү буенча мастер-класс үткәрелде

Омскиның “Старина Сибирская” дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгының “Татар утары”нда Альбина Фәтхетдинова татар халкының милли ризыкларын пешерү буенча мастер-класс үткәрде. Альбина Фәтхетдинова Омскига Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан җибәрелде.

Татар милли ризыклары — татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай, һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Биредә 11 “Ак калфак” оешмасы ханымнары мич коймагы, борай бәлеше, гөбәдия, чәк-чәк һәм өлеш пешерергә өйрәнде.

Шулай ук мастер-класслар иртәгә Омск һәм Томск шәһәрләрендә дәвам итәчәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*