tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскта милли кием туе гөрләде
Омскта милли кием туе гөрләде

Омскта милли кием туе гөрләде

Модамы бу, әллә халык чынлап торып үзенең үткәнен сагынамы? Бары тик кызыксынумы, әллә әби-бабаларыбыз гасырлар элек киеп йөргән киемнәргә киенергә теләүме? Әлбәттә, үткәннәргә кайту булмас инде анысы, әмма шул үткәннәрдән үзең өчен нәрсәдер табып, киемеңдә генә булса да, кайсы милләттән икәнлегеңне танытып торырлык бизәкләр төшерелгән заманча киемнәр киеп йөри алыр идеме бүгенге заман кешесе? Омск шәһәренең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы ханымнары шул сорауга җавап эзләп карады.

Әбиләребез кигән киемнәрне сандык төбеннән чыгардык, интернет челтәрләреннән дә эзләдек. Һәм үз кулларыбыз белән теккән-чиккәннәрне, киемнәрне кушып, килгән кунакларыбыз игътибарына “Милли кием туе” уздырырга булдык.

Проектка “Аю” Омск яшьдәр оешмасы да бик теләп кушылды. Большеречье район үзәгендә бер ел элек бик актив эшләп киткән “Ак калфак” филиалыннан да килделәр. “Ләйсән” ансамбле һәвәскәрләре һәм кечкенә җырчы Риана Омербаева кунакларга дәртле татар җырларын җырлап ишеттерделәр.

Чакырылган кунакларыбызга игътибарлы булырга тырыштык, бүләкләр биреп озатып калдык. Киләчәктә дә милләтебезнең милли хәзинәсен саклауда бергә-бергә эшләргә кирәклеген ике як та бертигез аңладык дип уйлыйм.

Омск шәһәренең “ИБИР” милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “АК КАЛФАК” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фагыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*