tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле авылларда концерт күрсәтә
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле авылларда концерт күрсәтә

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле авылларда концерт күрсәтә

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле республика авылларында «Туган ил» программасын тәкъдим итә. Тамашалар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза.

Ансамбль коллективы 1, 3, 5 февральдә Татарстанның Кукмара һәм Биектау районнарында чыгыш ясады.

Чираттагы концерт 8 февральдә Кукмара районының Ядегәр авылында, 10 февральдә Байлангар авылында була. Тамаша 19 00 сәгатьтә башлана. Концертка керү бушлай.

Концерт программасына төрле вокал-хореография композицияләре, ансамбльнең «Алтын фонды»ннан татар халык җырлары һәм попурри, соңгы берничә елда куелган яңа номерлар кергән. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләре тамашачылары яратып караган «Туй» музыкаль-хореография спектаклы премьерасыннан да номерлар тәкъдим ителәчәк. Ул ХХ гасыр башының Казан һәм Себер татарларының фольклор-этографик материалларына нигезләнгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*