tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солдат альбомы” конкурсына эшләр кабул итү тәмамланды
“Солдат альбомы” конкурсына эшләр кабул итү тәмамланды

“Солдат альбомы” конкурсына эшләр кабул итү тәмамланды

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы Ватанны саклаучылар көне алдыннан, “Солдат альбомы” дип исемләнгән конкурс уздырып, татарның чын ир-егетләрен искә алуны, Ватан алдында бурычын үтәгән, хәрби хезмәттә булган көчле затлар хакында башкаларны да таныштыруны максат итеп куйды. Бу бәйге солдат  альмобындагы фотоларны барларга, бабаларыбыз, әтиләребез, ир туганнарыбызның хәрби хезмәттәге истәлекләрен яңартырга ярдәм итте.

Конкурс 14 нче гыйнварда конгресс инстаграмында башланды. Бик күп кызыклы, йөзләгән хезмәтләр килә. Чит төбәкләрдәге милләттәшләребез дә актив катнаша.  Бүген бәйге эшләрен кабул итүнең соңгы көне. Төнге сәгать 12 дән соң юлланган фотолар, тавыш бирү этабына кертелми.

Нигезләмәдә язылганча, җиңүчеләр конгресс сайты аша тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак. Ул 14 – 19 нче февральгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләр 23 нче февральдә ясала. Тавыш бирү этабына нигезләмәдәге барлык таләпләр һәм шартларга җавап биргән хезмәтләр кертеләчәк. Уңышлар телибез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*