tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендә милләттәшләребез белән очрашулар уза
Оренбург өлкәсендә милләттәшләребез белән очрашулар уза

Оренбург өлкәсендә милләттәшләребез белән очрашулар уза

11 октябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург Дәүләт театрында милләттәшләребез белән очрашулар башланып китте. Өлкәнең 9 районыннан килгән вәкилләр белән “Ана хакы” милли- мәдәни лекториясе үткәрелде. Оренбургтагы “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Альбина Абсалямованың еллык эшчәнлекләренә йомгак ясалды. Яхшы эшләгән районнарның бүлекчә җитәкчеләре зурланды. “Җиде утрау арасында” фильмы каралды һәм фикер алышу үткәрелде. Халык саны алу чарасы буенча аңлату әше алып барылды.

Бүген исә Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге делегация Оренбург өлкәсе Сакмар районы Каргалы мәктәбендә булды. Каргалы авылында 1500 хуҗалык,5000 кеше яши, мәктәптә 700 бала укый, балалар бакчасында 75 бала тәрбияләнә. Биредә шулай ук “Ана хакы” исемле милли-мәдәни лекторий узды.

Шулай ук делегация Переволот районы Зубачи авылы мәдәният сараенда очрашу үткәрде. Ббирегә Беренче Зубачи, Икенче Зубачи,  Чесноковка авылларыннан халык җыелды. Барлык сорауларга җавап бирелде һәм Халык саны алу хакында мәгълүмат бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*