tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы уза
Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы уза

Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы уза

Бүген Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең еллык Форумы үз эшен башлады. Ике көнлек җыен Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү программасын әзерләү кысаларында үткәрелә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән форумда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

  • Форум 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм Россия ислам институты белән берлектә үткәрелә, мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*