tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Камалия” мәдрәсәсендә Мөхәммәтзакир Камалов турында лекция тыңладылар
“Камалия” мәдрәсәсендә Мөхәммәтзакир Камалов турында лекция тыңладылар

“Камалия” мәдрәсәсендә Мөхәммәтзакир Камалов турында лекция тыңладылар

Чистай шәhәренең ак калфаклы ханымнары “Камалия” ял итү hәм үсеш үзәгендә күренекле дин белгече, ишан, Чистай шәhәренең “Нур” мәчетен үз хисабына салдырып, шунда ярты гасырга якын мулла булып эшләгән, Нәкышбәндия суфи тәрикатының Чулман-Урал төбәгендәге мөршиде (вәкиле), күренекле татар язучысы Гаяз Исхакыйның (1878-1954) мәдрәсә мөгаллиме Мөхәммәтзакир Камалов турында лекция тыңладылар.

“Камалия” мәдрәсәсендәге лекция ( хәзер ял итү hәм үсеш үзәге) “Алга” музеенда шәhәребез мөхтәсибәте  hәм “Ак калфак” татар хатын- кызлары төзегән “Шәhәребезнең танылган шәхесләре” проекты кысаларында, ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан оештырылган иде.

Лекцияне тарихчы, танылган төбәкче, тарих фәннәре кандидаты Хәкимова Әлфия Зәйнулла кызы укыды, Мөхәммәтзакир Камалов, аның гаиләсе, шәкертләре, танылган хезмәтләре турында бик күп кызыклы мәгьлумат бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*