tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ОРЕНБУРГ ТАТАРЛАРЫ: Казанга сәфәребез уңышлы булды
ОРЕНБУРГ ТАТАРЛАРЫ: Казанга сәфәребез уңышлы булды

ОРЕНБУРГ ТАТАРЛАРЫ: Казанга сәфәребез уңышлы булды

Казан шәһәренә сәфәр уңышлы һәм мәгънәле булды. Милли мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге, Татарстан мәгариф һәм мәдәният министрлыгы вәкилләре белән очрашулар оештырылды. Бу безнең тарихи яктан барлыкка килгән элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирде.

Казанга сәфәр Х. Ямашевисемендәге китапханәсе өчен дә бик нәтиҗәле булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуда, ул  безне китаплар белән тәэмин итү дәвам итәчәк, дип куандырды.

Казанга килүебез Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән дә элемтәләрне яңартырга ярдәм итте. “Ватандашларны әдәбият белән тәэмин итү” Таратстан дәүләт программасы буенча, безнең  Х. Ямашев исемендәге китапханәгә 200 данәдән артык китап бирелде. Без аларны өлкә автономия рәисе И. Я. Дәүләтов ярдәме белән алып та кайттык. Зур рәхмәт!

Светлана Әхмәтҗанова

Х. Ямашев исемендәге китапханә мөдире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*