tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта каһарманнарны хөрмәтләделәр
Оренбургта каһарманнарны хөрмәтләделәр

Оренбургта каһарманнарны хөрмәтләделәр

Һәр ел февраль һәм август айларының онытылмас даталарында Оренбур җәмәгатьчелеге шәһәр үзәгенең иң билгеле урынына әверелгән Муса Җәлил һәйкәле скверына Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алырга җыела. Кичә дә шәһәрнең татар милли-мәдәни Мохарияте “Туган тел” Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә белән берлектә һәйкәл янында батырларны искә алу акциясен оештырды. Ул Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең батырларча һәлак булуларының 75 еллыгына багышланды.

Кунаклар арасында шәһәр хакимияте башлыгы Дмитрий Кулагинның, Җәлилнең сеңлесе Зәйнәпнең кызы Елена Абдееваның да булуы һәм чыгыш ясаулары чарага аерым ямь өстәде. Акциядә шулай ук өлкә Хөкүмәтенең тышкы сәясәт идарәсе башлыгы Базаргалей Ермеков чыгыш ясады. 75 нче Оренбург мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Камил Хөсәенов саф татар телендә Җәлил шигырен укып тыңлаучыларның көчле алкышлавына иреште.

Мөгаен, акциянең иң тетрәндергеч мизгеле фашистлар суды карары буенча батырларның башларын кистерү исемлеген уку булгандыр. Һәр батырны аерым искә алып, 11 ак шар берәм-берәм һавага күтәрелде. Газизләребезнең даны шикелле алар да мәңгелеккә, галәм киңлекләренә юл алды кебек.

Тантаналы җыен Җәлил һәйкәленә тере чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Мансур Сәгъдиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*