tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе»нең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара узды
«Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе»нең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

«Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе»нең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Бүген «Пенза» Кино һәм концерт залында «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе»нең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Васил Шәйхразыев барлык кунакларны сәламләде һәм әлеге зур вакыйга белән котлады. Аның билгеләп үтүенчә, автономия эшчәнлеге татар телен, мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе дәүләт бүләкләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Чарада Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Мельниченко видеокотлавы тәкъдим ителде. Пенза өлкәсе Хөкүмәте рәисе Николай Симонов чарада катнашучыларны сәламләде һәм өлкә бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә Татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Пенза өлкәсе татарлар милли-мәдәни мохтарияте” рәисе Туктаров Җиһанша Зиннәтулла улына “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Татарстан Республикасы Рәисенең боерыгы нигезендә Милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен, “Пенза өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте” рәисе урынбасары Самочкина Гөлназ Хөснулла кызына, “Пенза өлкәсе Городищенск районы Татар мәдәнияте җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы рәисе, Городищенск районы Сурск шәһәре башлыгы Назиров Шамил Фатыйх улына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

Бөтендөнья татар конгрессының Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен, “Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте” Башкарма комитеты әгъзасы Янгуразова Динә Равил кызы, “Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте” Башкарма комитеты әгъзасы Зюзин Фатыйх Мөхәммәт улы, “Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте” Башкарма комитеты әгъзасы Кәримов Рафик Хөсәен улы, “Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте” Башкарма комитеты әгъзасы Яфарова Хәния Мифтах кызы медаль белән бүләкләнделәр.

20 еллыгы уңаеннан, “Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте”нә Бөтендөнья татар конгрессыннан махсус бүләк – телевизор тапшырылды.

Юбилей чаралары кысаларында өлкә җитештерүчеләренең товарлары, халык осталарының эшләнмәләре, көнкүреш, милли киемнәр урын алган күргәзмәләр эшләде; Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның «Агыйдел» Дәүләт бию ансамбле, Пенза өлкәсе иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*