tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган тел – тормыш көзгесе» дип аталган конференция үткәрелде
«Туган тел – тормыш көзгесе» дип аталган конференция үткәрелде

«Туган тел – тормыш көзгесе» дип аталган конференция үткәрелде

27 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районы Олыяз урта мәктәбендә республикакүләм «Туган тел – тормыш көзгесе» дип аталган конференция үткәрелде.

Әлеге чарада татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифә Рахман; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина катнашты.

Конференция биш юнәлештә эшләде: балалар бакчаларына йөрүче нәниләр арасында туган тел темасына җыр, 1-4нче сыйныфлар арасында гаилә темасына шигырь сөйләүчеләр бәйгесе, 5-7 нче сыйныфлар арасында нәсел шәҗәрәсе, туган як тарихын, күренекле шәхесләр тормышын чагылдырган, 8-11 нче сыйныфлар арасында әдәбиятта авыл һәм урман хуҗалыгы, экология темаларын яктырткан фәнни-тикшеренү эшләре, укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында эш тәҗрибәләрен чагылдырган доклад һәм мастер-класслар.

3 нче тапкыр республика күләмендә үткәрелүче әлеге чарада Балтач, Теләче, Кукмара, Кайбыч районнарыннан килгән укучылар, укытучылар матур итеп саф татар телендә чыгыш ясадылар.

 

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*