tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Гүзәл Уразова концерты тамашачыларын сәламләде
Васил Шәйхразыев Гүзәл Уразова концерты тамашачыларын сәламләде

Васил Шәйхразыев Гүзәл Уразова концерты тамашачыларын сәламләде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза шәһәрендә. Биредә ул Татарстан Республикасының халык артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов концерты тамашачыларын сәламләде. Шулай ук Васил Шәйхразыев хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Гүзәл Уразова сәхнәдә ире Илдар Хәкимов белән бергә чыгыш ясый. Үзләренең үрнәгендә алар тамашачыны әхлакый һәм сәнгати яктан тәрбиялиләр, татар телен популярлаштыруга зур өлеш кертәләр.

Гүзәл Уразова Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә халык мәхәббәтен яулаган кабатланмас җырчы. Ул, иҗатының башлангыч чорыннан башлап, халыкка мәгълүм булган популяр татар җырларын башкара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*