tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза шәһәрендә танылган галим Әдһәм Тенишев хөрмәтенә элмә такта куйдылар
Пенза шәһәрендә танылган галим Әдһәм Тенишев хөрмәтенә элмә такта куйдылар

Пенза шәһәрендә танылган галим Әдһәм Тенишев хөрмәтенә элмә такта куйдылар

Бүген Пенза шәһәрендә дөньякүләм танылган галим, Россия тюркологы, монгол белгече, филология фәннәре докторы, профессор, СССР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Россия фәннәр академиясе корреспонденты,  Әдхәм Рәхим улы Тенишев хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Чара галимнең тууына 101 ел булу көненә туры килде. Ачылышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Чарага җыелучыларны ул Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Тантаналы ачылышта шулай ук Пенза шәһәре һәм Пенза өлкәсе хөкүмәте җитәкчелеге, татар оешмалары активы, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты. Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров өлкә губернаторы Олег Мельниченкога элмә такта урнаштыруда ярдәм күрсәтелгән өчен зур рәхмәтен җиткерде.

Бүген Пенза шәһәрендә Ифтар мәҗелесе дә уза. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әлеге чарада да катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*