tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбург шәһәрендә бер урамга Габдулла Тукай исеме биреләчәк
Екатеринбург шәһәрендә бер урамга Габдулла Тукай исеме биреләчәк

Екатеринбург шәһәрендә бер урамга Габдулла Тукай исеме биреләчәк

Екатеринбург шәһәрендә бер урамга бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бирү планлаштырыла. Шәһәр җитәкчелеге белән беренчел килешү бар, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов.

«Екатеринбургтагы бер урамга шагыйрь Габдулла Тукай исемен бирү турында сөйләшүләр бара. Бу бер татар оешмасының инициативасы. Без шәһәр башлыгы белән сөйләштек. Шәһәр халкы белән фикер алышу озакка сузылмасын өчен, бу яңа микрорайонындагы берәр урам булырга мөмкин», – диде ул.

Искәртеп үтик, узган елның октябрендә Екатеринбургта Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды, ә быелның 9 маенда шагыйрьгә мемориал Серов шәһәрендә ачарга планлаштыралар. Муса Җәлил бу шәһәрдә 30 нчы елларда яшәгән һәм эшләгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*