tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә Татар мәдәнияте үзәге ачу планлаштырыла
Пермьдә Татар мәдәнияте үзәге ачу планлаштырыла

Пермьдә Татар мәдәнияте үзәге ачу планлаштырыла

Киләсе елда Пермьнең 300 еллыгында шәһәрдә Татар мәдәнияте үзәге ачу да планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Cвердовск өлкәсендәге даbми вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов хәбәр итте.

«Пермьнең 300 еллыгына шәһәрдә Татар мәдәнияте үзәге ачылыр дип планлаштырабыз. Хәзер Пермь ягы татар җәмәгатьчелеген канәгатьләндерә торган бина эзләү белән мәшгуль. Мондый йортлар Курганда, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта эшли инде. Ул җәйгә ачылыр дип көтәбез», – диде әңгәмәдәш.

2024 елда төбәкнең Барда районында Бөтенроссия Сабантуе уздыру планлаштырылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*