tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада Тукай варисларын ачыкладылар
Түбән Камада Тукай варисларын ачыкладылар

Түбән Камада Тукай варисларын ачыкладылар

Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә Нурзия Рәшит кызы Мирхазова җитәкчелегендәге 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасында сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән «Без – Тукай варислары» дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең йомгаклау туры булып узды.

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге, “Ак калфак” оешмасы, “Татар гаиләсе” фонды белән берлектә уздырылган әлеге бәйге быел аеруча күңелдә озак сакланыр, мөгаен. Чөнки анда данлыклы Арча ягыннан – “Без – Тукай якташлары” дип горурланып сөйләүче балалар да көч сынашты. Катнашырга теләк белдерүчеләр елдан-ел күбәя, быел 64 видеоязма кабул ителде. Аеруча Биектау районы зур активлык күрсәтте, бу инде – әлбәттә, бәйгенең дәрәҗәсе арта, географиясе киңәя дигән сүз. Түбән Кама шәһәре һәм районыннан тыш, Чаллы, Алабуга, Мамадыш, Әлмәт, Зәй, Казан, Минзәлә, Теләче төбәкләреннән дә катнашучылар шактый булды.

Әлбәттә, бәйге булгач, аның таләпләре дә үзенчәлекле: Г.Тукай иҗатын яктырту, әхлаклы-әдәпле, зирәк-уңган балаларның туган телебез – татар телендә иркен аралашуларына ирешү, гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатын куллану.

Нигезләмәдә куелган таләпләргә, бурычларга таянып, тиешенчә җавап биргән 18 конкурсант сайлап алынды. Финалга чыгучыларның иҗат җимешләрен, ягъни шәхес тәрбияләүдә Г.Тукай иҗатын яктыртуларын шәһәребезнең иң зыялы, алдынгы, милли җанлы шәхесләребездән торган мәртәбәле жюри бәяләде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1 нче урынны – Сәет Мотыйгуллин (Түбән Кама, 15 нче балалар бакчасы),

2 нче урынны – Муса Фәйзиев (Биектау районы Коркачык бистәсе) белән Милана Борисова (Түбән Кама, 64 нче балалар бакчасы),

3 нче урынны Зәлинә Гыйлаҗетдинова (Түбән Кама, 93 нче балалар бакчасы), Азат Ваһапов (Биектау районы), Айлинә Хуҗиева (Түбән Кама, 39 нчы балалар бакчасы) яулады. Ә аерым номинацияләр буенча түбәндәге сабыйлар җиңүче дип табылды:

“Иң кыю Тукай варисы” – Сәйдәш Мөхәммәдиев (Арча).

“Иң тәрбияле Тукай варисы” – Самир Гаязов (Түбән Кама, 1 нче балалар бакчасы).

“Иң тәүфыйклы Тукай варисы” – Сөләйман Нуруллин (Түбән Кама, 83 нче балалар бакчасы).

“Иң мөлаем Тукай варисы” – Эмилия Шәйхетдинова (Түбән Кама, 42 нче балалар бакчасы).

“Иң тәвәккәл Тукай варисы” – Данир Галләмов (Биектау районы Усад авылы балалар бакчасы).

“Иң ягымлы Тукай варисы” – Сәйдәш Шакиров (Биектау районы Дөбъяз авылы балалар бакчасы.

“Иң сөйкемле Тукай варисы” – Илиана Гыйбадуллина (Әлмәт, 59 нчы балалар бакчасы).

“Иң зирәк Тукай варисы” – Ләйлә Мөхтәрова (Чаллы, 103 нче балалар бакчасы).

“Иң күркәм Тукай варисы” – Азат Хөснетдинов (Түбән Кама, 49 нчы балалар бакчасы).

“Иң нәни Тукай варисы” – Рамазан Гатин (Түбән Кама, 8 нче балалар бакчасы).

“Иң тапкыр Тукай варисы” – Зөһрә Сәлимова (Мамадыш районы Шәдче авылы балалар бакчасы).

“Иң тырыш Тукай варисы” – Кирилл Кильдюшев (Түбән Кама районы Югары Чаллы авылы балалар бакчасы) номинацияләрендә җиңү яулап, “Тукай варисы-2022” титулына ия булдылар.

Моннан тыш, бәйгебезнең төп иганәчесе – Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, Милли Шура әгъзасы, шәһәребезнең мактаулы гражданы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Мәҗит улы Ганиев Борисовлар гаиләсенә, Габдулла Тукай иҗатын гаилә тәрбиясендә иң яхшы һәм гадел куллануларын хуплап, истәлекле бүләк тапшырды.

“Без – Тукай варислары” бәйгесендә катнашкан барлык балаларга, әти-әниләргә, тәрбиячеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Тукай варисларын тәрбияләү эшендә үзегездән гаять зур өлеш кертүегез, туган телебез – татар телен Тукай бөеклегендә саклавыгыз – гаять тә күркәм күренеш. Киләчәктә дә шушы юнәлештә кулга-кул тотынышып, бердәм эшләргә язсын! Уңышлар сезгә!

Илһамия ГАФФАРОВА,

64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы педагогы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*